29 июнь 2012 яңалыклары
-
Чиләбедә азнакайлылар мәйдан тотты
Районыбыз үзешчәннәренең моңлы көйләре, дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәп, күңелләрне күтәрде Татар милләте яшәгән һәр җирдә, илебезнең төрле почмакларында Сабан туйлары гөрли. Инде матур традициягә әверелгәнчә, Азнакай делегациясе быел да Чиләбе шәһәренең Трактор заводы районы Җиңү паркында Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнашты. Шәһәрнең төзелүенә быел 275 ел тулган. Миасс елгасы буена...
-
Һәвәскәрләр профессионалларны «җиңде»
Матч алдыннан истәлеккә фото «Алтын алка» боз сараенда җыелма хоккей командаларының иптәшләрчә очрашуы булды. Бозда сәгать ярым дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан безнең спортчыларны хоккей серенә өйрәтергә килгән хоккей профессионаллары һәм Азнакай, Әлмәт шәһәре җитәкчелеге вәкилләре көч сынашты. Профессионализм өлкәсендә зур аермага да карамастан, җитәкчеләр бозда үзләрен осталардан ким тотмады, ә...
-
Двигательләр ремонтлау остасы
"Татбуртранс" ҖЧҖ Азнакай филиалының автомобиль двигательләре ремонтлау слесаре Павел Васильев Гомер дигәнең бигрәкләр дә сизелмичә узып китә икән. Әле кичә генә Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә танк механик-йөртүчесе булып хезмәт итеп кайткан, солдат формасын салырга да өлгермәгән запастагы сержант Павел Васильевның бораулаучыларга хезмәт күрсәтә торган механикалаштырылган эшләр буенча махсуслаштырылган идарәгә (СУМР)...
-
Район Сабан туенда җиңүчеләр
Сабантуй татар халкының көтеп алган бәйрәме. Кемнәрдер өчен ул табигать кочагында рәхәтләнеп бер ял итү, танышларын күреп сөйләшү булса, ә менә спортчыларга үз-үзләрен күрсәтергә тагын бер форсат туа. Газетаның узган саннарында без милли көрәш батырлары турында язган идек. Бу юлы укучыларыбызны башка спорт ярышларында җиңүчеләр белән таныштырырбыз. Ат чабышы Юртаклар...
-
Бәйрәмгә килегез!
Шәһәребездә 1 июльдә Бөтенроссия Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне сезне Ишкәев исемендәге ял паркында уздырылачак түбәндәге чараларда катнашырга чакырабыз: 19.00-19.30 сәг. - район яшьләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы. 19.30-20.00 сәг. - район башлыгы вазифаларын башкаручы М. Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Р.Галимов һәм башка җитәкчеләрнең, "Бердәм...
-
Яшьләр көне белән!
Районыбызның талантлы, тәвәккәл, булдыклы яшьләре төрле тармакларда хезмәт куя. Бүгенге көндә кырларда җиң сызганып уңыш үстергән, терлекчелектә көч куйган, сәнәгать предприятиеләрендә, хезмәт күрсәтү һәм башка төр өлкәләрдә тырышып эшләүче егет-кызларыбыз белән хаклы горурланабыз. Бу -алар өчен дә, аларга үрнәк өлкән буын өчен дә әһәмиятле көн. Без яшьләребезгә бәхетле тормыш, көчле...
-
Чатыртау – мирасыбыз сагында
Хәзер, идеологик тыюлар аркасында берничә буын тарафыннан онытылып беткән тарихи тамырларыбызга кире кайткан шартларда, халыкларның изге саналган мирасларын өйрәнергә генә түгел, эш нәтиҗәләрен җәмгыятебездә рухи яңарыш юлында файдаланырга да мөмкинлек туды. Бөтен Россиядәге кебек, Татарстанда да «мәдәни мирас» төшенчәсенең эчтәлеге яңара бара. Бу халыкларның үткән заманнардагы тормышы турындагы хәтер, хәзерге...
-
Бөгелмә Россия автоузышчыларын кабул итә
28-29 июль көнне, Бөгелмә автодромында автокросс буенча Татарстанда беренче тапкыр Россия Чемпионатының V этабы узачак. Бөгелмәнең автоузышчылар ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар инде. Моңа кадәр ике ел рәттән бөтен Россиядән килгән спортчылар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призлары өчен көрәшкәннәр иде. Узган елгы ярышлар югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә үткәнгә, Бөгелмә Россия...
-
Ярдәм кулы сузыйк
Түбән Сукаеш авылындагы фаҗига һәркемне тетрәндерде. Йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала анасы һәлак булды. Гаилә йорт-җирсез, кием-салым, акчасыз, җиһазсыз калды. Азнакай муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм район халкын, мөмкинлектән чыгып, Пармановлар гаиләсенә ярдәм кулы сузуларын һәм Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондына аларга атап...
-
Чатыр тауда җыен
30 июньдә Азнакайда беренче тапкыр төрки халыкларының «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төбәкара фольклор фестивале үткәрелә.
-
Хәсәнов урамында кайчан тәртип булыр?
- Шәһәрнең Хәсәнов урамындагы берьяклы хәрәкәт юлының ике ягы да якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең автомобиль кую урынына әйләнеп бетүе, шуның аркасында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен хәрәкәт куркынычының бермә-бер артуы турында кайсы гына инстанциягә шикаять язмадык та, кемнәргә генә шалтыратмадык. Барысы да хәлебезгә кергән кебек. Ләкин уңай якка үзгәрешләр генә күренми....
-
«2013 елга кадәр авылның социаль үсеше» программасы
Эшмәкәрләргә ярдәм программалары белән таныштыруны дәвам итәбез. Авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатынан ТР Минсельхозпрод тарафыннан субсидияләр бирелә. «Яшь гаилә» категориясенә никахта булган, гариза бирү көненә 35 яшьтән узмаган яки бер һәм аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган гаиләләр керә. «Яшь белгеч»кә гариза бирү...
-
Җиде кат үлчә, бер кат кис!
Мәгълүм булганча Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге рәсми тәртиптә эшсез булган һәм үзәктә исәптә торган үз эшен оештыручыларга (шәхси эшмәкәрлек яки крестьян-фермер хуҗалыгы) 58800 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтә. Ләкин уйладың да акча алып эшкә дә керештең дигән сүз түгел. Моның өчен планлаштырылган эшчәнлегең буенча бизнес планың булырга, комиссия алдында аны...
-
Хезмәткәрләрегезнең хокукын бозмагыз!
Кайбер оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, Пенсия фондына иминият взносларын вакытында күчермичә, закон таләпләрен генә түгел, ә үз хезмәткәрләренең пенсия хокукларын да бозалар. Бүгенге көндә үз средстволарыбызга пенсия түләү күләме бездә нибары 30 процент тәшкил итә. Шунлыктан, әҗәтлеләрдән взносларны түләтү төп проблемаларның берсе булып тора. Иминият взносларын түләү буенча әҗәтлеләр: "Уразай" ҖЧҖ (8...
-
Чыбыклы радио тарихта калды
Азнакайда халыкка чыбыклы радио хезмәте күрсәтү туктатылды. Дивар радиоалгычларын хәзер музейга тапшырырга яки чүп-чарга чыгарып ташларга гына кала. Чыбыклы радио хезмәте күрсәткән өчен май аенда халыктан абонент түләве алынмады инде. Ә андыйлар Азнакайда ике мең кешедән артык. 2006 елдан бирле бу төр хезмәтне күрсәтеп килгән компаниянең лицензия вакыты чыкты. Өстәвенә,...